Апас районының Кече Күккүз авылында суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү төгәлләнде

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Апас районының Кече Күккүз авылында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» федераль программасы буенча су белән тәэмин итү челтәрләренә реконструкция ясалган.

Эш барышында Пушкин һәм Ленин урамнары буйлап 6,3 км участокта металл торбаларны диаметры 110 мм булган туздыруга чыдам полиэтилен торбаларга алыштырганнар, 73 кое һәм 10 янгын сүндерү гидранты урнаштырганнар. Финанслау суммасы 62,182 млн сум тәшкил иткән.

Әлеге объект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына сентябрьдә РФ Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында коммуналь инфраструктураны яңартуга федераль бюджеттан республикага 519,6 млн сум бүлеп бирү турында өстәмә килешү имзалану нәтиҗәсендә кертелгән.

Кече Күккүздә суүткәргеч челтәре 1985 елда төзелгән. Озак вакыт дәвамында системаның тузганлыгы 70% тан артып киткән, металл торбалар тутыккан, су басымы җитмәгән, монда еш кына авария хәлләре булган, бигрәк тә Ленин урамындагы участокларда. Хәзер проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авылның 198 кешесе өзлексез сыйфатлы су белән тәэмин ителгән.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда 4,147 млрд сумлык 44 объект модернизацияләнә. Бу исемлеккә шулай ук Әлмәт, Апас, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарында 8 яңа объект һәм өстәмә килешү кысаларында Алексеевск районында ике объект керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International