2013 елның 29 ноябре торышына, Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак, яки еллык планның 89,4% файдалануга тапшырылган. Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллиг хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ирек Фәйзуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, республикада социаль ипотека программасы буенча 268 мең кв. метр торак, яки еллык планның 69,9% файдалануга тапшырылган. Ул аныклап үткәнчә, 2014 елда, социаль ипотека программасы буенча 6638 фатирлы 120 торак йорт төзеләчәк.
Арендалы торак төзү программасы буенча республикада, бүгенге көндә, Алабугада (Городищенская ур. 4) 7,85 мең кв. метр мәйданлы, 64 фатирга исәпләнелгән торак йорт төзелә, әлеге объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2014 ел планында, арендалы торак программасы буенча 41,4 мең кв. метр мәйданда 11 торак йорт төзү дә бар.
Аерым категория гражданнарны, шул исәптән биш яки аннан да артык баласы булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында, Татарстан Республикасы буенча, 2013 ел өчен күп балалы гаиләләр җыелма исемлегенә 822 гаилә кертелгән. Аларны торак бина белән тәэмин итү өчен бюджетта 116 млн. 191,14 мең сум каралган, 44 сертификат рәсмиләштерелгән. 2013 елның 29 декабренә 42 сертификат тормышка ашкан ( ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды – ТР ДТФ аша реальләшә). Ирек Фәйзуллин, 2013 елда күп балалы гаиләләр өчен ( Кама Тамагы һәм Яр Чаллы) тагын ике сертификат рәмиләштерүне тизләтергә кушты.
Аннан соң ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында сөйләде. 2013 елда әлеге максатлар өчен 246 млн. сум каралган, шул исәптән 79 млн. сум – федераль бюджет субсидиясе. 265 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк, 261 бина рәсмиләштерелгән инде. ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елда 294 ятим балага (исемлек ТР ДТФна тәкъдим ителгән инде) торак бирү планлаштырылган.
Күп фатирлы инвестицион торак төзелешенә килгәндә исә, бүгенге көндә, пландагы 114 күп фатирлы инвестицион торак йортның 82се файдалануга тапшырылган, 32 йортны төзү эшләре дәвам ителә.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә булган чиратны киметү өчен, Татарстанда, 2014 елда 10490 урынлы 90 объект төзү планлаштырыла, лимитлары расланган инде, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
Районнарда авыл клублары төзү программасы буенча 2014 елда 47 объект төзеләчәк, финанслауның күләме 541,7 млн. сум итеп расланган ( 2013 елда 46 авыл клубы төзелгән иде, тагын өчесе өстәмә программа буенча төзелгән, барысы бергә 49 объект төзелгән).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын, 2014 ел программаларына ныклап тотынырга кирәклегенә юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, районнарда балалар бакчалары төзүгә җитди карарга кирәк. Р,Н. Миңнеханов муниципаль район башлыкларына искәртеп үткәнчә, балалар бакчалары сезнең тәкъдим белән төзелә, бурычларның берсе – төзелеш барышын һәм вакытын контрольдә тоту. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге максатларга җитди бюджет чаралары юнәлтелгән. Ирек Фәйзуллин, уңай мисал буларак, Казанда төзелеп килүче ике балалар бакчасын китерде – алар кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп төзелгәннәр ( объектларның берсе – Ноксин спускында).