Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эш сәфәре уңаеннан өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа «Кайгырту йорты»нда булып кайтты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Махсуслаштырылган интернат-йортны быел октябрь аенда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасы кысаларында ачтылар. Финанслауның гомуми күләме 854 млн сум тәшкил итте, шуның 607 млн сумы федераль бюджеттан һәм 247 млн сумы республика бюджетыннан. Бинаның гомуми мәйданы – 8,6 мең квадрат метр.
Учреждение 120 урынга исәпләнгән. Биредә барлык шартлар да тудырылган: уңайлы бүлмәләр, иҗат остаханәләре, китапханә һәм заманча массаж кабинетлары. Дәвалау физкультурасы һәм физиотерапия залы заманча тернәкләндерү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Рөстәм Миңнеханов интернат-йортта тудырылган шартларны югары бәяләде. Өлкән буын һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – изге бурыч, дип ассызыклады ул. «Сезгә күңелле торуыгызны телим. Биредә спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бик профессиональ команда: медперсонал да, социаль хезмәткәрләр дә. Бу процесска яшьләрнең җәлеп ителүе бик мөһим. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим!» – диде республика Рәисе.