Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән “Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп тенденцияләре турында” дигән киңәшмәдә катнашты. Әлеге киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, фикер алышуда, шулай ук, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачканда, дөнья һәм шуның белән бергә республика икътисады үсешенең тизлеге кимүен билгеләп үтте. “Билгеле бер акрынаюлар бар, һәм без, әлеге вәзгыятьтән чыгып, нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга тиешбез”, - диде Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Алабуга” МИЗ, Иннополисның үсеп килүче мәйданнары, шулай ук Кама сәнәгать кластеры төзелеш тармагын эшләр белән тәэмин итәчәк.
“Төп үсеш нефть химиясе, машина төзелеше һәм безнең яңа мәйданнарда – Иннополис, “Алабуга” МИЗ, Кама сәнәгать кластерында булачак, - диде Татарстан Президенты киңәшмә ахырында. – Безнең эффектив юнәлешләр бар, һәм аларны үстерергә кирәк”. Ул шулай ук белгечләр әзерләргә һәм аларны республика икътисады үсешенә җәлеп итәргә кирәклегенә игътибар итәргә кушты. Татарстан Президенты икътисадтагы әлеге вәзгыятьне җентекләп тикшерү өчен ТР Икътисади совет утырышларын даими рәвештә үткәрергә кушты.