Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгать

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләнеп үтелә. Ел сан үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү – аерым ихтыяҗлары булган кешеләрнең чын тормышка хокуклы булуларын тану, тормышның төрле өлкәсендә гражданнарыбызны инвалидлык белән интеграцияләү  өчен шартлар тудыру кирәклегенә җәмгыять игътибарын җәлеп итү. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, халыкның аз хәрәкәтләнүчән төркеменә ярдәм итү өчен, тормыш иминлеге өчен арзан һәм уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән“Арзан һәм уңай мохит” дип аталган озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыра. 2011 ел “Архан һәм уңай мохит” Программасының 101 объектны (спорт, социаль яклау һәм халыкның шөгыльлеге, сәламәтлек саклау, мәдәният объектлары, Казан шәһәре  ЮХИДИ , Казан шәһәре метрополитены) адаптацияләү чаралары өчен бүлеп бирелгән финансларның күләме 639,6 млн. сумны тәшкил итә. 2012 елда социаль ярдәм һәм халыкның шөгыльлеге объектлары, медицина оешмалары, торак фонд, транспорт инфраструктурасы, белем бирү программалы объектларның  (мәктәпләр) 1976сы җайлаштырылган, әлеге эшләр өчен 700,7 млн. сум бүленеп бирелгән. Әлбәттә, әлеге тырышлыклар һәм хезмәтләр мөмкиннлекләре чикләнгән кешеләр юлыга торган авырлыкларның барысын да юкка чыгара алмый, ләкин шактый катлаулы киртәләргә карамастан, инвалидлар, җәмгыятькә һәм иң беренче чиратта, үзләренә, күп нәрсәгә сәләтле булуларын исбатладылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллективы, көн саен батырлык һәм ихтыяр көче күрсәтеп, язмышның катлаулы сынауларына каршы торучыларга тирән хөрмәт белдерә һәм аларга тормышта иминлек, оптимизм һәм барлык башлаган эшләрендә җиңүләр тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International