2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 2023 елның 23 декабрендәге 131 номерлы Татарстан Республикасы кануны уңаеннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының шәһәр төзелешендә вәкаләтләре Чаллы шәһәренә дә кагыла. Биредә Чаллы агломерациясенең үсеш бүлеге төзеләчәк, ул шәһәр башкарма комитеты бинасында урнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда җирле үзидарә органнарының әлеге вәкаләтләре, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән тыш, ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылган иде.
Канунны гамәлгә ашыру өчен министрлыкта яңа структур бүлекчә – территорияләрне үстерү департаменты төзелде. Бирегә 7 административ үзәктә урнашкан агломерацияләр бүлекләре керә: Казан – Казанда, Идел Аръягы – Буада, Төньяк-Көнбатыш – Байлар Сабасында, Көньяк-Көнбатыш – Алексеевскида, Әлмәт – Әлмәттә, Кама – Түбән Камада, Төньяк-Көнчыгыш – Минзәләдә.
2024 елда министрлыкта 24 857 мөрәҗәгать каралган. Агымдагы елда бүгенге көнгә 26 меңнән артык мөрәҗәгать кергән инде.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы адресына гаризалар бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ), республика дәүләт хезмәтләре порталы (РПГУ) һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша бирелә.
Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм территорияләрне үстерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең тулы исемлеге биредә бирелгән:
https://minstroy.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-okazivaemie-ministerstvom-2479017.htm
Контакт мәгълүмат:
https://minstroy.tatarstan.ru/kontaktnaya-informatsiya-v-oblasti-gradostroitelno.htm
Фото: https://invest.tatarstan.ru/ru/news/naberezhnye-chelny/