Казанда хисаплый торган 5 мең 475 гомумйорт приборлары урнаштырылган. Җылылык энергиясен куллану картинасы хәзер инде реаль, дип хәбәр итә “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ матбугат хезмәте. “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булды, әлеге чарада предприятиенең актуаль сораулары тикшерелде. Киңәшмәне “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәүзил Хазиев үткәрде. “КТК” ААҖнең баш инженеры Әсхәт Шаханов доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 10 ел эчендә, иске җылылык челтәрләрен реконструкцияләү һәм яңаларын төзү барышында, Казан җылылык челтәре компаниясе, үзәкләшкән кайнар су белән тәэмин итү системасы өчен оператив дистанцион контрольле пенополиуретан изоляцияле трубаларны һәм “Изопрофлекс” тибындагы трубаларны куллана. Мондый коммуникацияләрнең хезмәт итү вакыты, аларның диаметы үсешенә пропорциональ рәвештә үсә.
Анализ күрсәткәнчә, хәзерге вакытта җимерек үткәргеч трубаларның 86,7 проценты квартал җылылык челтәрләренә туры килә. Үткәрелгән анализ нигезендә, директорлар Советы, магистраль челтәрләрне һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен, җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итә алган күләмдә генә алыштырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, махсус изоляцияләр куллану юлы белән фатир эчендәге җылылык челтәрләренең ышанычын арттыруга да аерым игътибар итәргә кирәклеге билгеле булды.
Кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен, үзәк җылылык пунктлары биналарын һәм җиһазларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен чараларның дефицитлыгы ел саен арта. Директорлар Советы, торак йорталрны кайнар су белән тәэмин итү өчен автоматлашкан индивидуаль җылылык пунктлары урнаштыру соравына тагын бер кат әйләнеп кайтты.
Җылылык энергиясен югалтуны киметү буенча гамәлдә булган инвестицион программаларның эффективлыгын арттыру кирклеге турында да сүз булды. 2014 ел ахырында аларның күләме, 2012 ел белән чагыштырганда2 процентка төшәргә тиеш.
Узып баручы елда, Казан җылылык челтәре компаниясе, актив рәвештә, хисаплый торган гомумйорт приборлары урнаштырды. 2013 елның 1 декабрендә мондый 5 мең 475 счетчик эшли башлады. Димәк, “КТК” ААҖ челтәрләренә тоташтырылган объектларның 87,6 проценты, хәзер инде җылылык энергиясе куллануның реаль картинасын күрсәтә торган техник яңалыклар белән җиһазландырылган.
“КТК” ААҖ кулланылган энергия өчен түләүнең оптималь схемасын тәкъдим итә. Диспетчеризацияләү системасы җыллык белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарә компанияләренең яңа эффектив һәм балансланган үзара мөнәсәбәтләр моделен төзергә, бүлү һәм куллану баскычында җылылык агымын контрольдә тоту һәм коммерция хисаплавын оештырырга ярдәм итә.