ТР Төзелеш министрлыгында журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш министрлыгында төзелеш комплексында темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Тантананы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин үткәрде.

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы журналистларга нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм агымдагы елда Татарстан төзелеш комплексы эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул министрлыкның 48 республика программасын, 7 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. Аларда 147,9 млрд сумлык 3864 объект кертелгән.

Төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр күләме 958,6 млрд сумга җитәчәк – узган ел бу сумма 908,8 млрд сум тәшкил иткән. 11 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, торакны файдалануга тапшыру планы арттырып үтәлгән инде: 3 260 000 кв.м урынына 3 334 946 кв.м торак файдалануга тапшырылган. Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. 42 муниципалитетта 911 күпфатирлы йортка, 675 лифтка 11,2 млрд сумлык капиталь ремонт ясалган.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә торак – коммуналь хуҗалык оешмалары тарафыннан башкарылган  эшләрнең факттагы күләме 69,3 млрд сумга җитәчәк-бу узган елга карата 111,2%.

Марат Айзатуллин коммуналь инфраструктура объектларын яңарту кебек социаль мөһим бурычны да билгеләп үтте. «2025 елда без 12,6 млрд сумлык 145 объектны яңарттык, – диде М.Айзатуллин. – Барлыгы 409 км инженерлык челтәре алыштырылды, 25 су манарасы, 15 канализация-насос станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы һәм 7 котельный төзелде».

Әһәмиятле объектлар арасында министр су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешен аерып күрсәтте. Питрәч районының Көек авылында, Нурлат районының Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү һәм Сарман районының Җәлил поселогында котельныйлар төзү.

Мәгариф өлкәсендә, министр сүзләренә караганда, 5251 урынлы 5 мәктәп һәм 3 уку корпусы, 1580 урынлы 7 балалар бакчасы төзелгән, 265 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонтланган.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. Марат Айзатуллин ММЧ конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, конкурс быел 6 номинация буенча уздырылды. Оештыру комитеты каравына 141 материал тәкъдим ителде. Конкурс йомгаклары турында тулырак мәгълүмат монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International