Марат Айзатуллин: күп подрядчылар төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау таләпләрен даими боза

2025 елның 13 декабре, шимбә

Производствода имгәнү очракларын кисәтү һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау нормаларын үтәүне контрольдә тоту буенча профилактик эш туктатылмый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ел башыннан профильле ведомстволар һәм үз-үзен җайга салучы оешмалар 2460 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәсе 1393 очракта дисциплинар йогынты чаралары чыгару булган.

Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе шул ук вакыт эчендә 1745 тикшерү уздырган. Ведомство белгечләре административ җаваплылык турында 567 карар чыгарган.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан бирле 2519 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Тикшерү барышында хезмәт законнарын бозуның 5571 очрагы ачыкланган, шуларның 5459ы инде бетерелгән.

«Кызганычка каршы, подрядчыларның күбесе хезмәтне саклау таләпләрен системалы рәвештә боза, шуңа күрә төзелеш процессында катнашучыларның барысына да законнарны төгәл үтәргә кирәк», – дип ассызыклады Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International