Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 102% ка үтәлгән

2025 елның 13 декабре, шимбә

Татарстанда торак төзелеше барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр сүзләренә караганда, республикада 3,335 млн кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 102% үтәлүен күрсәтә.

Коммерцияле күпкатлы төзелеш планы 47% ка үтәлгән.  Гомуми мәйданы 796 мең кв. м булган 96 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план үтәлде. Гомуми мәйданы 162 мең кв. м булган 44 торак йорт төзелеше тәмамланган.

Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча мәйданы 2,376 млн кв. м артык булган 17 607 йорт тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International