ТР Төзелеш министрлыгында Иҗтимагый советның 2026 елга эш планы расланды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин 2025 елда Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь комплексларының төп эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, икътисадый күрсәткечләр буенча төзелеш комплексы бүген Татарстан икътисадының иң зур секторы, аңа тулай төбәк продуктының 7% ка якыны карый. Ел ахырына фаразлар буенча төзелештә эш күләме 958,9 миллиард сумга җитәчәк.

«Торак-коммуналь комплекс оешмалары 2025 елда 67,5 млрд сумлык хезмәт күрсәттеләр. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 108,3% тәшкил итте. 2025 елда тармакта уртача айлык хезмәт хакы 66,6 мең сум булыр дип фаразлана, бу узган елгы күрсәткечтән 26% ка югарырак», – диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

Шулай ук Дамир Шәйдуллин искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы 48 республика программасын, 7 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыра, аларга 3,9 мең объект керә.

Аннары Ринат Абдуллин рәислегендәге иҗтимагый совет әгъзалары 2026 елга эш планын карадылар һәм расладылар. Төп чаралар арасында 2026 елда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ТР Төзелеш министрлыгы Программасының үтәлеше, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә конкуренцияне яклау мәсьәләләре буенча фикер алышу, социаль әһәмияткә ия закон проектларына, норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза уздыру билгеләп үтелде. Моннан тыш, ел дәвамында министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына күзәтү үткәреләчәк, министрлыкның дәүләт сатып алуларының нәтиҗәлелеген бәяләү һәм муниципаль районнар, шәһәр округлары территориясендә урнашкан муниципаль объектларны төзегәннән һәм капиталь ремонтлаганнан соң, муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары белән берлектә гарантияле хезмәт күрсәтүгә җәмәгать тикшерүләре үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International