Бүген Яр Чаллыда дәүләт һәм муницитпаль хезмәтләрнең күп функцияле үзәкләр челтәрләренең үсеше турында бөтенроссия селектор киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
“Кешеләр өчен уңайлы булган күп функцияле үзәкләр – безнең мөһим бурычыбыз. Без гражданнарыбызны, Федераль миграцион хезмәткә чират тору, ЮХИДИ линиясе буенча төрле төрдәге штрафлар һәм башка түләүләрне түләүдә, башка муниципаль учреждениеләрдә төрле справкалар, документлар өчен төрле инстанцияләр буенча йөрүдән коткарырга тиешбез, - диде Д. Медведев киңәшмәне ачканда. – Моның өчен сәгатьләр, ә кайвакыт тәүлекләр дә кирәк була, аеруча эре торак пунктлар турында сөйләгәндә бу ачык чаныла. Мин инде күпме вакыт һәм нерва кирәк булганын әйтеп тормыйм”.
РФ ПРемьер-министры китергән мәгълүматлар буенча, Россия буенча мондый төрдәге 848 учреждение бар. Әлеге учреждениегә ил халкының якынча өчтән бер өлеше мөрәҗәгать итә ала. Бурыч – 2015 елның ахырына, гражданнарның 90% өчен бер тәрәзә принципы буенча хезмәт күрсәтү мөмкинлеге белән тәэмин итәргә. Моның өчен КФҮ санын якынча 3 тапкырга арттырырга кирәк, шуның белән бергә, Дмитрий Медведев ассызыклавынча, документлар тапшыру һәм кабул итүнең бердәм пункты, гомумән алганда, һәрбер шәһәр округында һәм муниципалитетында булырга тиеш. Иң мөһиме, мондый үзәкләр сыйфатлы элемтә каналлары, заманча мәгълүмати системалар белән җиһазланган булырга тиеш.
Узган елны КФҮ эшенең хокукый нигезләре тулысынча формалашты. Хөкүмәт, әлеге үзәкләрдә иң беренче чиратта күрсәтелергә тиеш булган кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне исемлеген төзеде. Мондый хезмәтләргә күчемсез милекне теркәү, паспортлар эшләү, төзелешкә рөхсәт бирү һәм башкалар керә. РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, кеше төрле хәлләрдә карар кабул итә алсын өчен, әзерлек дәрәҗәсенә карап, әлеге исемлек киңәергә тиеш.
“Мәгълүм булганча, әлеге тема, КФҮ системасының үсешендә мөһим роль регионнар кулында, - диде Д. Медведев. – Аларның һәрберсендә әлеге катлаулы проект белән идарә итү системасы формалаша, региональ коиссияләр оештырылган. Агымдагы елның сентябрендә Дәүләт Думасына закон проекты кертелде һәм аның беренче укылышы булды, әлеге проект нигезендә, федерация субъектларына күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлеген оештыру буенча эш йөкләнелә”.
Д. Медведев сүзләренә караганда, федераль бюджеттан КФҮ төзүгә финанс ярдәме итү өчен чаралар бүленеп биреләчәк. 2014 ел өчен 3 млрд. сум каралган, 2015 ел өчен дә шул кадәр.
Икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев үз докладында, проектның торышы, булган проблемалар һәм бурычлар турында сөйләде.Ул, аерым алганда, төзелгән КФҮ якынча 10%ы, мәгълүмати каналлар һәм инфраструктура буенча, билгеләнгән таләпләргә туры килә. “Региоонарда хәзерге вакытта булган тизлек белән КФҮ челтәрләре төзү мөмкинлеге тулысынча юк иде, ләкин безХөкүмәт блеп биргән 6 млрд.ны контрольдә тоткан хәлдә, төзеләчәк барлык КФҮләрдә инфраструктура IТ буенча таләпләр үтәлүенә ирешергә торышачакбыз”, - дип ассызыклады О.Фомичев.
“Алдыбызга куелган бурыч – безнең КФҮтә, тормышның төрле хәлләре өчен хезмәтләр җыелмасы булдыру. Без, бу очракта, иң беренче чиратта, гражданнарга 12 аерым хезмәт түгел, КФҮкә бер тапкыр килүдән, тормыш өчен кирәк булган барлык очраклар өчен дә хезмәтләр күрсәтелергә тиеш”, - диде министр урынбасары.
Ул КФҮләр тәкъдим итәргә тиешле булган хезмәтләрнең исемлеген киңәйтүне тәкъдим итте. “КФҮләргә, иң беренче чиратта, дәүләт хөкүмәте органнарының мәгълүмати системасыннан КФҮ мөһере белән расланган өземтәләрне мөстәкыйль рәвештә тәкъдим итүне йөкләргә кирәк. Бу – КФҮ һәм хакимият органнары арасындагы артык документ әйләнешен алуда иң гади юл, чөнки хакимият органнары бернинди карар да кабул итмиләр. – дип билгеләп үтте Олег Фомичев. – Без, шулай ук, КФҮләргә, губернатор карары буенча аерым дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тулы күләмдә бирү мөмкинлеген бирүне тәкъдим итәбез, чөнки регион дәрәҗәсендә, региональ администрация бүлекчәләрен яки аерым бюджет учреждениеләрен тоту еш кына мәгънәсезлек булып тора. Әгәр дә регион КФҮ булса, ул әлеге хезмәтләрне аерым хезмәтләр буенча гомуми КФҮкә күчерә ала”.
Шулай ук, министр урынбасары сүзләренә караганда, КФҮ һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итүче органнар арасында кәгазьсез үзара мөнәсәбәтне норматив—хокукый яктан тәэмин итәргә кирәк.
Киңәшмә барышында, шулай ук, берничә регионның губернаторы турыдан -туры элемтәгә чакыртылды.