Татарстанда торак төзелеше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Бүгенгә торакны файдалануга тапшыру планы 108% ка үтәлгән, 3 млн 515 мең кв. м файдалануга тапшырылган, бу республика тарихында рекорд булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Коммерцияле күпкатлы төзелеш буенча гомуми мәйданы 952 мең кв. м булган 110 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 100% ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 162 мең кв. м булган 44 торак йорт төзелгән.
Шәхси торак төзелешенә килгәндә, гомуми мәйданы 2 млн 401 мең кв. м булган 17785 йорт файдалануга тапшырылган.