Дамир Шәйдуллин: Татарстанның барлык 1296 ТКХ оешмасы да бәйрәм көннәрендә өзлексез хезмәт күрсәтү өчен тиешле эш башкарды

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Яңа ел яллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган брифинг узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТК министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин чыгыш ясады.

«Алда безне озын ял көннәре көтә, һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагының бурычы – барлык тормыш тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү», – дип билгеләде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

Д.Шәйдуллин мәгълүматлары буенча, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләрне 1296 оешма күрсәтә. Алар барысы да ял һәм бәйрәм көннәрендә өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен кирәкле эш башкардылар.

Күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.

Министрлык җирле үзидарә органнары һәм ТКХ предприятиеләре белән берлектә социаль өлкә һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылыту чорына әзерләде. Барлык җылылык белән тәэмин итә торган предприятиелар һәм җылылык челтәре оешмалары җылылык чорына әзерлек актлары алды.

Хәзер җылыту өзлексез алып барыла.

Мөмкин булган инцидентларны һәм аварияләрне контрольдә тоту һәм бетерү өчен Республиканың коммуналь комплексында Яңа ел һәм Раштуа чараларын үткәрү чорында 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ТР Төзелеш министрлыгының җитәкчеләр составыннан җаваплы вазыйфаи затларының кизү тору графигы төзелде.

Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларыннан тыш, «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе дә әзерлек режимына китерелгән. Аның базасында материалларның һәм җайланмаларның авария-техник запасы булдырылган.

«2023 елдан авария-техник запасны сатып алу һәм карап тоту өчен 160,8 млн. сум бүлеп бирелә. Предприятиенең гомуми егәрлеге 645 кВт булган 10 дизель-генераторы, «КАМАЗ» шассисында «Кран манипулятор» җайланмасы булган 3 автотехникасы, 5 яктырту мачтасы бар, – диде Дамир Шәйдуллин. – Шулай ук җылыту сезоны башланыр алдыннан 2,5 МВт һәм 3,5 МВт куәтле ике мобиль котельный җайланмасы сынау узды.

Мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләргә оператив җавап бирү өчен министрлыкта диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшләве оештырылды (тел.231-14-10), ул авария хәлләрен даими күзәтә бара һәм аларны бетерә. Аның вакытында мәгълүмат алу һәм хәвефләрне бетерүгә бәйле нинди дә булса проблемаларны хәл итү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең оператив кизү торучысы, җирле үзидарә органнары, коммуналь оешмалар белән хезмәттәшлеге оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International