2026 елда ТР Төзелеш министрлыгына гомуми финанс лимиты якынча 77 млрд сум булган 50 республика программасын гамәлгә ашырырга туры киләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Бу акчаларга якынча 3 000 объект төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Шул исәптән, Марат Айзатуллин мәгълүматлары буенча, торак төзелеше өлкәсендә 4 программа гамәлгә ашырыла.
2026 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план 3,175 млн кв. м тәшкил итә. Шуларның 1,980 млн кв. м индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча файдалануга тапшырылачак; 1,045 млн кв. м – күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 150 мең кв. м (бу республиканың 29 районындагы 107 йорт) – социаль ипотека программасы буенча.