2026 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруда, Әлки, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 42 муниципаль берәмлек катнаша.
Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
«Программага гомуми мәйданы 4 млн кв. метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт кертелгән. Шулай ук программага 644 йортның проект документациясен эшләү кертелгән, аларны капиталь ремонтлау 2027 елда планлаштырылган», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Капремонт программасы буенча шулай ук 99 лифтны алыштыру каралган
Казанда, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 44 йортта.
Финанслауның гомуми күләме 9,65 млрд сум тәшкил итә.