Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 22 ноябреннән, 1057 нче номерлы “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.02.2013 елдан 147 нче номерлы “Россия Федерациясе милек түләве рәвешендә Фондка субсидия тәкъдим итү тәртибе һәм Россия Федрациясе субъектларына финанс ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре турында”гы карарны кабул итү һәм Россия Финанс Министрлыгының, 2013 елның 15 ноябреннән, 06-06-13/1/49238 номерлы, Россия Федерациясе субъектларының 2014 ел өчен хисаплы бюджет белән тәэмин ителеше дәрәҗәләренең мөһимлеге турындагы хаты белән бәйле рәвештә, Фонд идарәсе тарафыннан, Россия Федерациясе субъектлары өчен исәпләнелгән, Фонд чаралары хисабына финанс ярдәме тәкъдим итүнең, Фондка әлеге максатларга, Россия Федерациясе милек түләве хисабына, 2014-2017 еллар өчен, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә юнәлдерелгән өлешендә финанс ярдәме күрсәтү лимитларының алдан артуы буенча үзгәрешләр расланган.
Фонд, шул ук вакытта, Россия Федерациясе субъектларына, 308873-6 номерлы “Россия Федерациясе Торак кодексына Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан тикшерелүен хәбәр итте. Дәүләт Думасының профильле Комитеты уңай бәяләгән әлеге закон проектындагы үзгәрешләр, Россия Федерациясе субъектында, 2014 елның 1 гыйнвары көненә күчерү өчен кулланылмыйча калган артык лимит, Россия Федерациясе субъектының үзендә кала һәм Россия Федерациясенең әлеге субъектының 2014-2016 еллар лимитын үстерү өчен юнәлдерелә (2012 елның 1 гыйнварына авария хәлендәге торак фондны ликвидацияләүнең Прогнозлау планында, бирелгән бүленеш хисабы белән күрсәтеләгән).
Әлеге закон проектын кабул итеп, 185-ФЗ номерлы “Торак –коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы Федераль законның 17 нче матдәсе 6.1 пунтындагы авария хәлендәге торак фондның гомуми мәйданы турындагы мәгълүматларганигезләнеп, үзгәрешләр керткәннән соң, Россия Федерациясе субъектларына, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен бирелә торган финанс ярдәме лимиты билгеле булачак. Этаплар күләменең хисабы һәм авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча озак сроклы региональ адреслы программалар да билгеле бер төзәтмәлә таләп итәчәк.