Тулаем төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7% тан артып китте

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Төзелеш комплексының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.

Марат Айзатуллин мәгълүматлары буенча, тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7% тан артып киткән. «Төзелеш» эшчәнлеге төре буенча эш күләме чагыштырма бәяләрдә 1 трлн сумнан артык тәшкил иткән.

«Күрсәтелгән хезмәтләр күләмен торак-коммуналь комплексын оештыру да арттырды – 4,4% өстәлде. Хезмәт хакының үсеше сизелә, гәрчә безнең карамактагы тармакларда ул элеккечә уртача республика дәрәҗәсеннән түбән булып калса да», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Профильле уку йортларын узган ел 5700 белгеч тәмамлаган. Шуңа да карамастан, кадрлар кытлыгы проблемасы элеккечә кискен тора: бүгенге көндә 23 меңнән артык вакансия ачылган, аларның күбесен төзелеш тармагы тәшкил итә.

Көч куюның тагын бер ноктасы - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, бигрәк тә миграция сәясәтен катгыйландыруны исәпкә алып.

«Илдә нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыру чорында безнең тармаклар буенча барлыгы 60 предприятие катнашты, бу катнашучыларның гомуми саныннан 17%. Шул исәптән 2025 елда проектка 18 предприятие кергән. 628 млн сум күләмендә икътисадый файда алынды», – дип искәртте Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International