Рөстәм Миңнеханов белән Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башкалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булып кайтты.

Югары уку йортына килгәч, кунаклар «Без – Ватанны саклауда!» экспозициясен карап чыкты. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция барышында Ватанны саклаган, шулай ук Әфганстанда интернациональ миссия үтәүдә катнашкан университет студентлары һәм хезмәткәрләре турында мәгълүмат бирелгән. Биредә шулай ук студентлар әзерләгән МХО ихтыяҗлары өчен волонтерлык эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.

Аннары кунаклар ТР процесслар белән идарә итү үзәге проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар (социаль объектларны эксплуатацияләү белән идарә итү өчен инцидент-менеджмент системасы) һәм КДАТУ тарихы музеен карадылар.

Аннары КДАТУ яшь галимнәренең эшләрен тәкъдир иттеләр. Алар арасында Әлмәттә киноконцерт залы һәм Түбән Камада ЭП-600 этилен заводы төзелешен фәнни-техник яктан тәэмин итү, Чаллының генераль планын эшләүдә катнашу, Полимеркомпозит элементлар белән көчәйтелгән агач баганалар нигезендә тиз төзелә торган күпер корылмалары проекты һәм башка эшләр бар.

Кунакларга шулай ук «Долговечность/Озакка чыдамлык» исемле яңа фәнни-мәгариф үзәген тәкъдир иттеләр. Үзәктә төзелештә кулланыла торган төзелеш материалларының ныклыгын билгеләү, биналарны һәм корылмаларны проектлаудан һәм эксплуатацияләүдән башлап, аларның торышын төрле этапларда тикшереп тору буенча курс студентларының һәм тыңлаучыларның компетенцияләре формалаштырыла. Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин тизләтелгән климат сынаулары, композицион материаллар әзерләү технологиясе һәм композицион материалларны цифрлы модельләштерү лабораторияләре эше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International