Татарстанның төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча ачыкланган 126 хокук бозуның 53е бетерелгән

2026 елның 24 гыйнвары, шимбә

Төзелеш тармагы имгәнү куркынычы иң киң таралган тармакларның берсе булып тора, шуңа күрә производствода имгәнүләрне кисәтү һәм имин хезмәт культурасын формалаштыру – агымдагы елда төп бурыч булып тора.

Бу мәсьәләгә бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин игътибар итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Контроль-күзәтчелек органнары эшкә кереште. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан 9 тикшерү уздырды, административ җаваплылык турында 14 карар чыгарылды, – дип хәбәр итте Дамир Шәйдуллин. – Дәүләт программаларына керә торган объектларны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тикшерә. Ел башыннан алар 58 контроль-күзәтчелек чарасы оештырганнар. Ачыкланган 126 хокук бозуның 53е бүгенге көнгә бетерелгән».

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары хезмәт шартларын яхшырту һәм производствода имгәнүләрне профилактикалау эшен активлаштыру өчен 2004 елдан Татарстанда «Төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» Республика конкурсы уздырылуын искәртте. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына әлеге конкурста катнашу өчен кандидатлар бирү турында хатлар җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International