ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Марат Айзатуллин рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык тармагының мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең икътисад өлкәсендәге законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Алмаз Сәгыйтьҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетлары вәкилләре, ресурслар белән тәэмин итү һәм идарәче оешмалар.
Үзенең докладында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар күләмен киметү, түләүләрне җыюны арттыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүне оештыру мәсьәләләренә тукталды.
Республикада лифт җиһазларын алыштыруга аерым игътибар бирелде. Әйтик, 25 ел эшләгән барлык лифтлар 2030 елның 15 февраленә кадәр мәҗбүри алыштырылырга тиеш.
«Махсус счетларда капиталь ремонт фондын формалаштыра торган күпфатирлы йортларда лифтларны алыштыру сорау тудыра. Аларның счетларында акча җитмәү сәбәпле, нәкъ менә алар куркыныч зонасында. Бурычыбыз – лифтларның күпләп тукталуына юл куймау. Моның өчен инде хәзер үк үз йортыңның махсус счетының торышын тикшерергә һәм соңгы срокны көтеп тормыйча алмаштыруны финанслауны планлаштырырга кирәк», – дип билгеләде Дамир Шәйдуллин.
«Татэнергосбыт» АҖ җитәкчесе Рифнур Сөләйманов «Татэнергосбыт» АҖнең бердәм исәп-хисап үзәге эше, функцияләре, республика оешмалары һәм халкы белән багланышлары турында хәбәр итте. Ул идарә итә торган компанияләр белән багланышларның өстенлекләре турында ассызыклады.
ТКХ өчен түләүләрне дөрес исәпләүгә һәм түләү документларын формалаштыруга кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин сөйләде.