Медведев ТКХ өчен алдан түләүне кертү инициативасының асылын аңлатты

2013 елның 6 декабре, җомга

Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, федераль телеканалларның журналистларына биргән интервьюсында,ТКХ өчен алдан түләү кертү турындагы тәкъдименең асылын аңлатты.

“ Алдан түләү яки аванс рәвешендә барлык гражданнар да түләсен дип беркем дә әйтмәде”, - диде ул.

РФ Хөкүмәте Рәисе сүзләренә караганда, гражданнарның 94 проценты ТКХ өчен вакытында түли. Әлеге тәкъдимдә сүз Россиялелләрнең “ярты елдан артык түләмәгән” 6 процент турында бара.

Хәзерге вакыттта әлеге сорау тикшерү стадиясендә тора, катгый карар әле кабул ителмәгән, дип өстәде Премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International