12 декабрь - гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне

2013 елның 6 декабре, җомга

2013 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы компетенциясенә түбәндәге сорауларны тикшерү керә:

1.                    Архитектура эше белән идпрә итү;

2.                    Бирелгән вәкәләтләр нигезендә шә1әр төзелеше белән идарә итү;

3.                    Муниципаль милек булып саналган ГТК куркынычсызлыгы сорауларыннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге  гидротехник корылмаларның ( ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү;

4.                    Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;

5.                    Төзелеш белән идарә итү;

6.                    Гражданнарның торакка хокуклы булуы тәмин итү һәм кулланучыларга сыйфатлы торак-коммуналҗ хезмәтләр тәкъдим итү белән идарә итү;

7.                    Торак базары, торак-коммуналь хезмәтләр формалаштыру өчен шартлар тудыру;

8.                    Гражданнарның торакка хокуклы булуын тәмин итү;

9.                    Капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлауны тикшерү;

10.                Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнар һәм дәүләтнең хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен контрольдә тотуны тәмин итү;

11.               Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.

12.                Россия Федерациясенең Җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр төзү эшчәнлеге турындагы законнар җыелмасын контрольдә тоту буенча вәкәләтен тормышка ашыра.

13.                Законнар җыелмасы нигезендә Татарстан Республикасындагы төзелеш, реконструкция һәм ремонтның эшләнмәсен һәм сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән сметалы нормативларны раслауны тәэмин итә.

 

Кабул итүгә якынча язылу түбәндәге телефон буенча башкарыла – (843) 231-14-01

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International