185 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясау өчен подряд оешмалары билгеләнде

2026 елның 31 гыйнвары, шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Быел капремонт программасында, Әлки, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 42 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 4 млн кв. метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт кертелгән, – диде Дамир Шәйдуллин. – Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 44 йортында 99 лифтны алыштыру каралган».

Программаны финанслау күләме 9,065 млрд сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытка 185 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясау өчен подряд оешмалары билгеләнгән. 115 йорт буенча сату-алу игълан ителгән. Калган йортлар буенча документлар тикшерү һәм лотлар формалаштыру бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International