Күпфункцияле үзәк төзелеше «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән.
Объект былтырдан күчте, әлеге вакытка оператив үтәлеш 60% тәшкил итә.
Проект буенча КФҮ бинасы өч катлы булачак, аның гомуми мәйданы 2,5 мең кв.м. Хәзерге вакытта төзүчеләр электр үткәрү, плитка салу, эчке суүткәргеч һәм вентиляция системасын урнаштыру эшләрен алып бара.
Беренче катта 300 урынлык тамаша залы, эстрада, иркен вестибюль, фойе, гардероб, буфет, сак посты һәм башка хезмәт күрсәтү бүлмәләре булачак.
Икенче катта изостудия, вокал студиясе, тавыш яздыру бүлмәсе, хореография залы, хореограф/тренер бүлмәсе, чишенү бүлмәләре, фойе, административ кабинетлар урнашачак.
Өченче катта универсаль залны, коворкингны, административ кабинетларны һәм техник бүлмәләрне төзү каралган.
Бина заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы булачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агымдагы елда «Мәдәният» тармагында гомуми финанслау 610 млн сумнан артык булган 3 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырылган. Шул исәптән Минзәлә шәһәренең Садак микрорайонында объект төзелә башлаячак һәм Әгерҗе белән Буада былтырдан күчеп килгән 2 объектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.