Илкүләм проект буенча Яр Чаллыда 1,4 км хуҗалык-көнкүреш канализация челтәре ремонтланачак

2026 елның 6 феврале, җомга

Яр Чаллыда Татарстан урамы буенча 1,4 км хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәренә капиталь ремонт дәвам итәчәк.

2025 елда башланган төзелеш-монтаж эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында марттан октябрьгә кадәр башкарылачак. Бу максатларга 44,6 млн сум бүлеп бирелгән.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, корыч торба үткәргеч 1971 елда файдалануга тапшырылган. Участокларны тикшерүләр күрсәткәнчә, торбаларның гидроизоляциясе бозылган, күгәрү күзәтелә. Нәтиҗәдә, стеналар калынлыгы яңа торба калынлыгының 70% тәшкил итә. Монда берничә тапкыр авария хәлләре бетерелде. Челтәрләрнең 85% тан артыгы тузган.

Капиталь ремонт барышында диаметры 400 мм булган торбалар күпкатлы полиэтилен торбаларга алыштырылачак. Нәтиҗәдә шәһәрдә яшәүче 3518 кешегә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.

Яр Чаллыда илкүләм проект буенча барлыгы 15 коммуналь инфраструктура объекты ремонтланачак.

Исегезгә төшерәбез, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 17 объектны заманчалаштыру буенча 2,5 млрд сумлык чаралар планлаштырылган. Программага шулай ук 2 объект кертелгән – Әлмәт һәм Лениногорск районнарында.

Фотода: Татарстан урамындагы хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләренә капиталь ремонт ясау планлаштырылган участок

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International