2026 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь программа 3 млн 175 мең кв. м тәшкил итә, 7 февральгә 687 мең кв. м артык файдалануга тапшырылган, димәк план 22% ка үтәлгән.
Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 233 мең кв. м булган 32 күп фатирлы йорт тапшырылган. Әлеге күрсәткеч планлаштырылган күләмнең 22 процентын тәшкил итә.
Социаль ипотека өлешендә еллык план үтәлеше 6% тәшкил итә. Хисап чорында планлаштырылган 108 йортның беренчесе төзелде.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 445 мең кв.м торак төзелгән, планнан 23% үтәлгән.