Татарстан: 2014 елда авылларны яктырту программасы тарафыннан билгеләнгән финанслауның күләме 225 млн. сумны тәшкил итә

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

2013 елның 25 декабренә кадәр, барлык районнар да, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча эшләнгән эшләрнең актлары буенча (форма – КС-2) документация тапшырырга тиешләр. Бу турыда бүген,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановны, объектта башкарылган эшләр буенча кирәк булган документацияне вакытында тапшырмый торган район башлыклары белән  видеоконференцэлемтә режимында тоташтырдылар. Болар, аерым алганда, Әлмәт, Тәтеш, Сарман, Бөгелмә, Чистай районнары, Казан шәһәре. Берничә районда артта калуның сәбәбе булып, экономияләнгән чаралар хисабына өстәмә эшләр башкарылу тора.

Аннан соң Рөстәм Миңнехановка, гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтә торган күп функияле үзәкләр (КФҮ) өчен билгеләнгән биналарны ремонтлау турында сөйләделәр.  Шулай итеп, 25 КФҮнең өчесендә эшләр тәмамланган, калган объектларда эшләр график буенча килешенгән. Татарстан Президенты әлеге сорауга игътибарлы булырга һәм КФҮнең республика территориясендә эшләве өчен барысын да эшләргә кушты. Аның сүзләренә караганда, КФҮ эшчәнлегенең мониторингын( шул исәптән халыкка күрсәтелгән хезмәтләр санын) кертергә кирәк.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 2013 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Шулай итеп, ремонтланган 842 йортның 838е Дәүләт торак инспекциясе  (ТР ДТИ) тарафыннан тулысынча кабул ителгән. 15 декабрьгә кадәр Казандагы ( Толстой ур.) күп фатирлы торак йорттагы ремонт эшләре дә тәмамланыр дип көтелә. Ирек Фәйзуллин искәртеп үткәнчә, 16-18 декабрь көннәрендә Казанда “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау региональ программасы. Региональ операторларның эшләрен оештыру”. Дигән темага семинар булачак.  Әлеге чараны оештыручылар булып, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора (төгәлрәк - http://www.fondgkh.ru/anounce/102651.html).

ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ТР ДТИ мәгълүматларына караганда, 2013 елның 5 декабрь торышына республикада 2517 тишерү үткәрелгән, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау барышы кысаларында куркынычсызлык техникасы буенча 23 тәртип бозу очрагы теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов аерым алганда, декабрь башында Яр Чаллыдагы төзелеш объектында булган инцидент турында искәртеп үтте: анда кустарь рәвешендә эшләнгән пар генераторы шартлаган. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә бер эшче һәлак булган, икенчесе җитди травмалар алган. ТР Президенты әлеге гадәттән тыш хәлне җентекләп тикшерергә һәм гаеплеләрне җәза бирергә кушты.

ТР ТӨзелеш, архитектура һәм ТКХ министры күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның 2014 елгы программасын финанслау турында хәбәр итте. Финанслауның күләме 4,709 млрд. сум итеп билгеләнде, шул исәптән 194 млн. сум  - ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чаралары, 1,37 млрд. сум – Татарстан Республикасы бюджеты.

ИРек Фәйзуллин, шулай ук, 2014 елда авыл торак пунктларын яктырту буенча торгызылган яңа социаль яктан мөһим программа тормышка аша башлаячагын искәртте. Программа тарафыннан, 2014 елга, һәрбер муниципаль оешма өчен 5 млн. сум билгеләнгән, гомуми суммасы 225 млн. сум. Программага 686 объект кергән, 13100 яктырткыч, 804 идарә щиты һәм башкалар урнаштырылачак.

Республикада, шулай ук, ветеринар берләшмә объектларын ремонтлау эшләре дә бара. 2013 елга 9 объект билгеләнгән, программаның лимиты 30 млн. сумны тәшкил итә.

Киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  төп җитештерү-экономия күрсәткечләре буенча районнар рейтингын төзү өчен, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрнең эшчәнлегенә бәя бирү критерийларын тәкъдим итте. Шулай итеп, бәяләү критерияләренә түбәндәге күрсәткечләр керде: 1га сөрелгән җирдән керем, сатуның рентабельлеге, кредит бурычының күләме, сөт җитештерү буенча уртача күрсәткеч һәм башкалар.

Марат Әхмәтов иң алдынгы 20 авыл хуҗалыгы предприятиесен әйтеп үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның җитәкчеләренең исемлеген ММЧда бастырырга, шулай ук алдынгы хуҗалыкларга багышланган телетапшырулар сериясен эшләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, артта калган һәм рейтингта соңгы булып торган җитәкчеләргә, шулай ук, игътибар итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International