Капиталь ремонт программасына гомуми мәйданы 4 млн кв. метр чамасы булган 706 күпфатирлы йорт кертелгән. Финанслау күләме 9,065 млрд сум тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Программада Казанда, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарындагы 44 йортта 99 лифт алыштыру каралган.
«Үткәрелгән электрон аукционнар нәтиҗәсендә 293 күпфатирлы йорт өчен подряд оешмалары билгеләнде инде. Аларның 80ендә төзүчеләр капремонтка кереште, – дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин. – 52 КФЙлар буенча сату игълан ителде. Калган йортлар буенча торак-коммуналь хуҗалык фонды документларны тикшерү һәм лотлар формалаштыру буенча эш алып бара».