Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше барышы турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда 749 мең кв. метрдан артык торак төзелгән – план 24% ка үтәлгән.
Әйтик, коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 272 мең кв. м булган 38 күп фатирлы йорт тапшырылган – бу планлаштырылган күләмнең 26% ын тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 22% ка үтәлгән. 108 йортның 7се 32 мең кв. метрдан артык мәйданда төзелгән: Яр Чаллыда, Мамадыш, Буа районнарында, Яшел Үзәндә һәм Алабуга районында 2шәр йорт.
Хосусый торак төзелеше линиясе буенча 445 мең кв. м тапшырылган, бу планның 23% тәшкил итә.