2025 елның декабрендә «Төзелеш тармагы лидерлары» VI бөтенроссия идарәчеләр конкурсында катнашучыларны теркәүгә рәсми старт бирелде.
Конкурс төзелеш компанияләре җитәкчеләренә һәм идарәчеләренә, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең профильле органнары, үсеш институтлары, проект һәм инжиниринг оешмалары, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр вәкилләренә юнәлдерелгән.
Чара 2021 елдан Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә Бөтенроссия илкүләм төзелеш сәясәте үзәге тарафыннан үткәрелә. 2025 елда конкурста илебезнең 77 төбәгеннән 23 547 кеше катнашты.
2026 елда күзгә-күз очрашу чаралары 6-9 августта, Төзүчеләр көне алдыннан узачак һәм бөтен илдән финалистларны берләштерәчәк.
Төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта цифрлы технологияләр кертү, кадрлар юнәлеше, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы, төзелештә «яңа» финанс инструментлары, проектлы финанслау төп темалар булачак. Шулай ук дәүләти-хосусый партнерлык, мәдәни мирас объектларын территорияләрне комплекслы үстерүнең заманча инфраструктурасына интеграцияләү, мастер-планлаштыру, төзекләндерү, төзелеш материаллары җитештерү мәсьәләләренә дә игътибар биреләчәк.
Финалистлар һәм конкурс җиңүчеләре төзелеш тармагының кадрлар резервына керәчәк. Конкурс сынауларын уңышлы узган катнашучыларның 30% тан артыгы дәүләт, муниципаль һәм коммерция структураларында идарә итү вәкаләтләрен күтәргән.
«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсында катнашучылар анкеталары 2026 елның 1 июненә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә https://stroyleaders.ru монда ук катнашу шартлары, үткәрү этаплары һәм чаралар программасы турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.