Татарстан төзүчеләре 92 фатирлы йортта капиталь ремонт башлаган

2026 елның 28 феврале, шимбә

Агымдагы елда капиталь ремонт программасына 42 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт кертелгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

«363 күпфатирлы йорт өчен подряд оешмалары билгеләнде. Аларның 92сендә төзүчеләр капиталь ремонтка кереште. 65 йорт буенча сату-алу игълан ителгән. Калганнары буенча Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды документларны тикшерә һәм лотлар формалаштыра», – диде Марат Айзатуллин.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау 9,065 млрд сум тәшкил итә.

Әлеге вакытка башкаруның гомуми күләме 5% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International