Яр Чаллыда Яшьлек проспекты буенча су агызу челтәрләрен заманчалаштыру дәвам итә

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Яр Чаллыда төзүчеләр Яшьлек проспекты буенча хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен капиталь ремонтлауга кереште.

Монтаж эшләре 2025 елда башланды һәм 43 млн сум финанслау белән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелде.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, Яшьлек проспектындагы 2 км озынлыктагы корыч торба үткәргеч 1973 елда файдалануга тапшырылган. Бу вакыт эчендә биредә берничә тапкыр авария очраклары бетерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә торбаларның эчке өслегендә күпсанлы җәрәхәтле коррозия һәм гидроизоляциянең бозылуы ачыкланган. Хәзерге вакытта су агызу челтәрләренең тузуы 85% тан артып китә.

Агымдагы елда диаметры 400 мм булган 945 м полиэтилен торба салыначак. Эшләрне сентябрьдә тәмамлау планлаштырыла.

Әлеге объектны заманчалаштыру 7335 чаллылыга сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Яр Чаллыда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча барлыгы 15 коммуналь инфраструктура объекты ремонтланачак.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проект кысаларында 17 объектны заманчалаштыру планлаштырыла, гомуми суммасы 2,5 млрд сум. Программага шулай ук 2 объект кертелгән – Әлмәт һәм Лениногорск районнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International