2026 елның гыйнвар-февралендә Татарстанда күпфатирлы торак төзүчеләр 305 мең кв. м торак, узган елның шул ук чорында – 64 мең «квадрат» тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.
«КФЙ буенча статистика күп тапкырлар артты. Бу узган елның дүртенче кварталы эшләнмәләре 2026 елда “ата” башлаган дигәнне аңлата», – диде ул.
Гомумән алганда, ике ай эчендә Татарстанда 750 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Аларның 445 мең квадратын хосусый торак төзелеше өлешендә тапшырганнар.
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2026 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план 3,175 млн кв.м тәшкил итә. Гыймаев сүзләренчә, ул үтәләчәк.
Узган ел Татарстан торак төзелешендә 3,5 млн кв. м. планканы узды. Аңа бары тик 2028 елда гына ирешергә планлаштырганнар, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.
Республикада яңа торак күчемсез милекнең зур өлешен узган елда хосусый йортлар тәшкил иткән. ИЖС сегментында 2,4 млн кв. м тапшырганнар.