Татарстанда 1,136 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2026 елның 7 марты, шимбә

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 36% ка үтәлгән, 1,136 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 376 мең кв. м булган 45 күп фатирлы йорт тапшырылган, әлеге күрсәткеч планлаштырылган еллык күләмнең 36% ын тәшкил итә. Шул исәптән Казанда – 15, Чаллыда һәм Питрәч районында – 8әр йорт, Яшел Үзән районында – 4, Алабуга районында – 2, Әлмәт һәм Буа районнарында – 1әр йорт.

Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган 108 йортның гомуми мәйданы 32 мең кв. м. булган 7се төзелгән: Яр Чаллыда, Мамадыш һәм Буа районнарында, 2шәр – Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында.  Еллык план 22% ка үтәлгән.

Хосусый торак төзелеше линиясе буенча 728 мең кв. м тапшырылган, бу 37% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International