Бер ел эчендә Татарстанда торак төзелеше потенциалы 12 процентка арткан

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев ассызыклаганча, Татарстанның Торак төзелеше базарының шәһәр төзелеше потенциалы бер елда 12% ка арткан.

«2026 елның 1 мартына шәһәр төзелеше потенциалы – өч ел дәвамында төзелергә мөмкин булган иң чик торак мәйданы – 6,3 млн кв. м тәшкил итә. Бер ел элек бу күрсәткеч 5,7 млн кв. м дәрәҗәсендә иде», – дип хәбәр итте И. Гыймаев.

Шулай ук, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары сүзләренчә, күп фатирлы йортлар төзүгә гамәлдәге рөхсәтләр күләме арткан. Әгәр 2025 елның 1 мартына ул 5,1 млн кв. м тәшкил иткән булса, 2026 елның 1 мартына 5,7 млн кв. м. үсеш 12,4% тәшкил иткән.

Шул ук вакытта төзелә торган күпфатирлы йортларның мәйданы нибары 0,3% ка арткан һәм 3,6 млн кв. м тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International