Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүгә комплекслы якын килү» семинары узды.
Семинарда заказ бирүче, подряд оешмалары, төзелеш материаллары сәнәгате оешмалары, муниципаль берәмлек вәкилләре һәм төзелеш өлкәсендә хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеме әгъзалары катнашты.
Семинарны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде. Илшат Гыймаев сүзләренчә, төзелеш процессында эшчәнлекләре координация һәм контроль таләп иткән төрле оешмалар катнаша.
«Бу проект алды хезмәтләре, проектлау, проект – эзләү һәм төзелеш-монтаж эшләрен башкаручыларны сайлау буенча сату-алуны оештыру, төзелеш контроле һәм объектларны файдалануга тапшыру. Шуңа күрә әлеге этапларның һәрберсендә хезмәт иминлеген саклау оешмасы аерым контроль астында булырга тиеш», – дип билгеләде министр урынбасары.
Семинар барышында катнашучылар хезмәтне саклау нормаларын үтәү, имгәнүләрне булдырмау һәм төзелеш өлкәсендә эшләү өчен куркынычсыз шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.