Марат Айзатуллин: төзүчеләр 121 күпфатирлы йортны төзекләндерүгә кереште

2026 елның 14 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстанда 41 муниципаль берәмлектә 9,065 млрд сум финанслау күләме белән 706 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Шул исәптән Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 44 йортында 99 лифт алмаштыру каралган. 

«Хәзерге вакытка 420 күпфатирлы йортта эшләр өчен подряд оешмалары билгеләнгән. 43 КФЙ буенча сату игълан ителгән. Калган йортлар буенча ТКХ фонды аукционнарны төзәтелгән лимитлар белән яңа программа чыккач кына игълан итәчәк», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин. 

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы төзүчеләр 14 муниципаль берәмлектә 121 күп фатирлы йортны ремонтлауга керештеләр, дип өстәде. Үтәлеш 7% тәшкил итә. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International