Татарстанның кирпеч заводлары республиканың төзелеш комплексын тулысынча тәэмин итә

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

ТР Төзелеш министрлыгында Татарстанда кирпеч җитештерү заводлары эшчәнлегенә багышланган еллык киңәшмә узды. Анда предприятиеләр җитәкчеләре, «ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды» микрофинанслау үзәге, ТР Сәнәгать министрлыгы, КДАТУ һәм Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләре катнашты.

2025 елда төзелеш тармагы һәм төзелеш материаллары сәнәгате эше турындагы йомгаклау нотыгы белән министр урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстанның төзелеш тармагы үсешенә төбәкнең төзелеш материаллары сәнәгате, шул исәптән кирпеч заводлары да зур өлеш кертә. Республикада хәзер 14 кирпеч заводы эшли, алар елына 657 млн кирпеч җитештерә.

«Республика предприятиеләренең җитештерү куәте барлык төп төзелеш материалларын чыгарырга һәм безнең төзелеш комплексын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 2025 елда эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан гына да төяп җибәрелгән продукция күләме 51,7 млрд сум тирәсе тәшкил итте», – дип хәбәр итте Илшат Гыймаев.

Республиканың төзелеш индустриясе үсешен дәвам итә. Соңгы 5 елда гына да 42 предприятие сафка бастырылган һәм заманчалаштырылган, шулардан 2025 елда – 6 производство.

Киңәшмә кысаларында предприятиеләргә гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары тәкъдим ителде, кирпеч җитештерү тармагының кискен проблемалары һәм 2026-2027 елларга бурычлар турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International