Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше барышы турында сөйләде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«21 мартка торакны файдалануга тапшыру планы 38% ка үтәлгән, 1,194 млн кв. м артык торак файдалануга тапшырылган», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Шул исәптән коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 417 мең кв. м булган 52 күп фатирлы йорт тапшырылган. Бу планлаштырылган күләмнең 40% ы.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 33% ка үтәлгән. Планлаштырылган 108 йортның 9ы төзелде, аларның гомуми мәйданы 49 мең кв. метрдан артык.
Хосусый торак төзелеше линиясе буенча 728 мең кв.м тапшырылган, бу планның 37% тәшкил итә.