Россия Президенты «Россия гаиләсе өчен торак” программасын тормышка ашыруны тәкъдим итте

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Әлеге программа кысаларында, 2017 ел ахырына кадәр, өстәмә рәвештә, барлык социаль инфраструктурасы да булган 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла. 2017 ел ахырына кадәр, арзан һәм уңайлы торак төзү программасы кысаларында, Россиядә, өстәмә рәвештә 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла. Бу турыда бүген, Россия Президенты Владимир Путин, ел саен Федераль Җыенга җибәрә торган юлламасын уку барышында хәбәр итте. Ул ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә, торак сәясәте, демографик үсешнең хәлиткеч факторларының берсе булып тора.

“Хөкүмәт арзан һәм уңайлы торак төзү программасын  тормышка ашыру юлларын билгеләде инде. Әлеге программа кысаларында, 2017 ел ахырына кадәр, өстәмә рәвештә, урта хәлле гаиләләр үз торак шартларын яхшырта алсын өчен, барлык социаль инфраструктурасы да булган 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла”, - диде В. Путин.

Россия Президенты бу проблемага игътибар югәлтү өчен, әлеге программаны “Россия гаиләсе өчен торак” дип атарга тәкъдим итте. Гомумән алганда, аның сүзләренә караганда,  илдә 2016 елга 71 млн. кв. метр торак билгесен үтәргә кирәк, әлеге күрсәткеч рекорд саналган1987 ел күрсәткечен зуррак, ул вакытта 72,8 млн. кв. метр төзелгән булган.

“Заманча технологияләр күп, чагыштырмача арзан һәм сыйфатлы итеп төзергә мөмкинлек бирә, ләкин шул ук вакытта берничә мәсьәләне чишәргә кирәк. Иң беренче чиратта – закон актларында җир мәйдәннарын төзелешкә  бирү процессын гамәлгә кертә торан барлык үзгәрешләрне дә кабул итәргә кирәк. Боларны берничә ай эчендә эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Төзелешкә комачаулый торган киртәләрнең тагын берсе буларак, җир мәйданнарын инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен кирәк булган чараларның дефицит булуы. “Әлеге проблеманы чишү өчен махсус кораллар барлыкка китерергә, финанс чыганаклары һәм оештыру формаларын билгеләргә кирәк. Фискаль органнар инициативасы буенча, Хөкүмәт, интернет-сәүдәне тәртипкә китерү буенча тәкъдим әзерләгәнен беләм. Әлеге процесс, шулай ук, инженер инфраструктурасын үстерү өчен кирәк булган чаралар чыганагының берсе булырга мөмкин. Әлеге предложениене эшләвегезне һәм рөхсәт итү процедураларын тәртипкә китерүегезне сорыйм”, - диде В. Путин.

Ул төзелеш өчен рөхсәт документлары исемлеген бердәм итеп тулыландырырга, кирәкле процедураларның вакытын тиешенчә кыскартырга һәм бу эшләрне 2014 елның мартына кадәр тапшырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International