Татарстанда «Экскаватор йөртүче» (20-22 апрель) һәм «Бульдозер йөртүче» (август) номинацияләре буенча «Үз һөнәрендә алдынгысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак.
Һөнәри осталык конкурсында республиканың төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнаша ала. Җиңүчеләр республиканы беренчел мәгълүматлар буенча сентябрьдә узачак федераль этапта тәкъдим итәчәк.
Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча һәр номинациядә акчалата бүләкләүләр каралган. 1 урын өчен – 1 000 000 сум, 2 урын өчен – 500 000 сум һәм 3 урын өчен – 300 000 сум.
Конкурс шартлары турында өстәмә мәгълүматны 8 (843) 231-15-68 телефоны аша белергә мөмкин.
«Үз һөнәрендә алдынгысы» Бөтенроссия конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. 2025 елдан ул «Кадрлар» илкүләм проекты программасына кертелгән. Аның максатлары арасында: эшче белгечлекләренең абруен күтәрү, һөнәри компетенцияләрне үстерү һәм квалификацияле кадрларга ярдәм итү.
Сара Сарманаева