Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Агымдагы елда капремонт программасына 706 күпфатирлы йорт кертелгән
41 муниципаль берәмлектә. Программаны финанслау күләме 9,065 млрд сум тәшкил итә. Шул исәптән Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 44 йортында 99 лифт алыштыру планлаштырыла.
«487 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясау өчен подряд оешмалары билгеләнде. 17 КФЙ буенча сату игълан ителгән. Калган йортлар буенча аукционнар төзәтелгән лимитлар белән яңа программа чыкканнан соң узачак», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Шулай ук Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, капремонт 20 муниципаль берәмлектә урнашкан 246 күпфатирлы йортта башланган. Төзелеш-монтаж эшләре 13% ка үтәлгән.