Яр Чаллыда инженерлык челтәрләрен заманчалаштыру кысаларында март аенда 17а һәм 19 комплексының басымлы канализация челтәрен алыштыру башланды. Капиталь ремонт «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча алып барыла, финанслау 205,8 млн сумнан артык.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ мәгълүматлары буенча, 1972 елда төзелгән корыч торба үткәргеч 85% тан артык тузган. Эксплуатация вакытында торбаларның эчке өслеге күгәрек белән капланган, гидроизоляция бозылган. Нәтиҗәдә биредә күп санлы авария хәлләре теркәлгән.
Объектта 2,9 км полиэтилен торба салыначак һәм 4 насос алыштырылачак. Хәзер төзелеш-монтаж эшләре 25% ка башкарылган, аны августта тәмамлау планлаштырыла.
Әлеге участоктагы челтәрләрне заманчалаштыру Яр Чаллының 17а һәм 19 комплексында яшәүче 38 123 кешегә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртачак.
Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Яр Чаллыда 15 коммуналь инфраструктура объекты ремонтланачак.