Татарстанда бизәү эшләре буенча иң яхшы останы билгеләделәр

2026 елның 24 апреле, җомга

Казан төзелеш колледжында «Һөнәр буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының «Бизәү эшләре остасы» номинациясе буенча төбәк этабы узды.

Конкурста «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ, «Сувар» компанияләр төркеме һәм «Метроэлектротранс» МУП вәкилләре катнашты. Алар каркас-обшивка конструкцияләре монтажчысы, плитәче һәм маляр һөнәрләре буенча куелган һөнәри стандартларга туры китереп биремнәрне үтәргә тиеш иде.

Теоретик өлештә катнашучылар хезмәтне саклау һәм эшне оештыру буенча сорауларга җавап бирде. Практик өлеш берничә этаптан торды: металл профильдән каркас җыю, аны гипсокартон белән тышлау, шпатлёвкалау, обой ябыштыру һәм буяу.

Конкурсның төбәк этабы җиңүчесе итеп Казан шәһәрендәге «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ бизәүчесе Татьяна Михайлова танылды. Ул республиканы федераль этапта тәкъдим итәчәк, әлеге этап өченче кварталда узар дип көтелә.

Татьяна Михайлова бу өлкәдә 15 елдан артык эшли, республикада күп социаль-мәдәни объектларны төзүдә һәм ремонтлауда катнашкан. Әмма һөнәри осталык конкурсында ул үзен беренче тапкыр сыный.

«Бераз дулкынландым, әлбәттә. Иң авыры каркас җыю булды, ләкин мин моны башкарып чыктым. Гомумән, миңа бик ошады. Мин үз белемнәремне тикшерә алдым, тәҗрибә уртаклаштым һәм искиткеч хезмәттәшләр белән таныштым!», – дип сөйләде Татьяна Николаевна.

«Һөнәр буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсы 2012 елдан башлап икътисадның төрле тармакларында иң кирәкле эшче һөнәрләр буенча үткәрелә. 2025 елдан ул илкүләм проектлар кысаларындагы «Кадрлар» проекты программасына кертелгән. Аның максатлары арасында – эшче һөнәрләр абруен күтәрү, һөнәри компетенцияләрне үстерү һәм квалификацияле кадрларга ярдәм итү.

Фотода: «Һөнәр буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесе, «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ бизәүчесе Татьяна Михайлова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International