Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин докладлы чыгыш ясады.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министр искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә 706 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Шулай ук Казан шәһәрендә, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында урнашкан 44 йортта 99 лифт алыштырылачак.
«Электрон аукционнар оештыру дәвам итә. 487 күпфатирлы йортта эшләр башкару өчен подряд оешмалары билгеләнде. 17 йорт буенча сәүдәләр игълан ителде. Калган объектлар буенча ТКХ фонды лимитлар яңартылганнан соң аукционнар игълан итәчәк», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.
Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта 24 муниципаль берәмлектәге 296 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре бара. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 15% тәшкил итә.