Узган атнада Кощаково авылында участок-полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплекс ачу тантанасы булды. Әлеге комплексны ачуда район башлыгы Эдуард Дияров, ЭЧМның ТР буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, йортны төзегән төзелеш оешмаларының вәкилләре катнашты.
Яңа йортка күчүчене котларга дип хезмәттәшләре һәм авыл халкы да килгән иде. Участок полиция капитаны Сергей Ишимовка административ-торак комплексның ачкычын тапшырганда, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров түбәндәгеләрне әйтте: “Участок полиция хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту һәм эш эффективлыгын арттыру максатыннан, бу елда, Татарстанда 80 административ-торак комплекс төзү планлаштырылган. Безнең районда мондый ике комплекс Кощаково һәм Ленино-Кокушкино авылларында параллель рәвештә ачылды. Торак йортлар хезмәт итү бүлмәсе белән кушылган, әлеге бүлмәдә полиция хезмәткәрләре эшли алачак. Участок полиция хезмәткәренең эш көне төгәл билгеләнмәгәнгә күрә, бу бик яхшы вариант. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, полиция хезмәткәренең гаиләсе өчен уңай шартлар тудырганга күрә, район җитәкчелеге һәм ЭЭМ, нәтиҗәле эш, билгеләнгән террииториядә тәртип таләп итәргә хокуклы. Бу –безнең барыбыз өчен дә мөһим күренеш. Әлбәттә, мондый комплекста яшәү зур җаваплылык та сорый”.
ЭЧМның ТР буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда, бу елда, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекс төзү Прогораммасы старт алды. Һәм Татарстан ЭЭМлыгы, мондый административ-торак комплексларны беренче булып төзүчеләр рәтендә тора. Шуңа күрә, бу планда Татарстан, башка кайбер регионнардан алда бара, дип әйтергә мөмкин.
- Безнең ведомствоның иң мөһим юнәлешләренең берсе булып, яшәү һәм эшләү өчен уңай шартлар тудыру тора. Әлеге программаның төп максаты - авылдагы участок полиция хезмәткәрләренә эшләү өчен уңай шартлар, үзләре хезмәт иткән административ участокта яшәү мөмкинлеге тудыру, участок полиция хезмәткәре тәүлек буе халыкка якын булсын өчен, һәрбер аерым торак пунктта хакимият вәкилләрен булдыру, - дип билгеләп үтте Марат Илдар улы.
ЭЧМның ТР буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, участок хезмәткәре Ишимовка, “ЭЭМның Татарстан Республикасы бүлекчәсендә яхшы хезмәте өчен” дигән, күкрәккә тага торган билге һәм авыл җирлегендә уңышлы хезмәт итү өчен хезмәт транспортының зур роль уйнавын искәртеп, “Нива” хезмәт автомобиленнән ачкыч тапшырды. Транспорт ярдәмендә халыкның гаризаларына тизрәк җавап бирергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, ЭЭМ полиция башлыгы, район башлыгы Эдуард Дияров, “Баракат-Строй” ҖЧҖ директоры Бәхтияр Джураев, “Кощаковские инженерные сети” ҖЧҖ директоры Фидаил Шәяхметов, “Кощаковские инженерные сети” ҖЧҖ директоры урынбасары Руис Мәүледовка ЭЭМ ТР бүлекчәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Моннан тыш, яңа йортка күчкән гаиләгә, ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча полиция башлыгы урынбасары һәм Питрәч районы башлыгы исеменнән, суыткыч һәм телевизор бүләк ителде.
Һәм ахырда шуны да әйтергә кирәк, Ишимовлар гаиләсендә бу көннәрдә тагын бер сабый дөньяга килергә тора. 2013 ел алар өчен һәрьяктан да керемле булган. Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша.