Яр Чаллыда Низаметдинов урамындагы канализация челтәрләренә капиталь ремонт ясала. Объект 58,8 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУда хәбәр итүләренчә, Низаметдинов урамындагы корыч торба үткәргеч 1970 елдан бирле эксплуатация вакытында 85% тан артыгракка тузган. Торбаларның эчке өслеге күгәрек белән капланган һәм участокта берничә тапкыр авария хәлләре теркәлгән.
Су агызу челтәренең 953 м озынлыктагы участогында ике ысул – ачык һәм горизонталь юнәлешле бораулау юлы белән полиэтилен торбалар салыначак. Монда шулай ук 3 насос алыштырылачак. Эшләрне августта тәмамлау планлаштырыла. Хәзер объектның әзерлеге 75% тәшкил итә.
Капиталь ремонт нәтиҗәсендә 13 748 чаллылыга хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
Агымдагы елда Яр Чаллыда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 15 коммуналь инфраструктура объекты ремонтланачак.