«Эллада» төзелеш компаниясе хезмәткәре Дмитрий Дмитриев Татарстанның иң яхшы ташчысы булды

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Ташчы» номинациясендә төбәк этабына йомгак ясалды.

Конкурс Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте базасында узды һәм анда «Ак таш», «Эллада» һәм «Строитель» төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты. Катнашу өчен мәҗбүри таләпләр арасында кимендә 3 еллык хезмәт тәҗрибәсе һәм белем дәрәҗәсенә өстәмә таләпләр бар иде.

Гамәли сынау барышында катнашучылар профессиональ стандартларда каралган кирпеч өеме ясады. Теоретик өлеш эшне оештыру һәм хезмәтне саклау мәсьәләләрен үз эченә алган.

Конкурсның төбәк этабында Казанның «СК Эллада» ҖЧҖ ташчысы Дмитрий Дмитриев җиңүче булды.

«Конкурс биремнәре минем өчен катлаулы булмады. Без өч рәт цоколь, гидроизоляция, ике модуль салдык. Хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләре дә таныш, чөнки бездә куркынычсызлык техникасын үтәүгә җитди игътибар бирелә», – дип уртаклашты Татарстанның иң яхшы ташчысы.

Дмитрий Дмитриев һөнәри династия вәкиле һәм ул тармакта сигезенче ел эшли. «Минем әти төзүче-түбә ябучы да, ташчы да. Һөнәрнең күп нечкәлекләрен миңа да тапшырды, – дип сөйләде Дмитрий. – Коттеджлардан башладым, аннары күпкатлы йортларга күчтем – үземнең дус бригадам белән «Яратам», «Кояшлы шәһәр», «Крыловка-парк», «Имәнлек 2.0» торак комплекслары төзедем.

Дмитрий Дмитриев Татарстанны өченче кварталда узачак федераль этапта тәкъдим итәчәк.

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсы 2012 елдан башлап икътисадның төрле тармакларында иң кирәкле эшче һөнәрләре буенча үткәрелә. 2025 елдан ул «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль программасының бер өлеше булды. 

Фотода: Татарстанның иң яхшы ташчысы Дмитрий Дмитриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International