Яз көне «ТКХ гүзәле» 2 нче Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, анда илнең 49 төбәгеннән 587 гариза килде. 210 җиңүче арасында төрле категорияләрдә Татарстанның 6 вәкиле бар. Шул исәптән «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмасы җитәкчесе (квалификациянең җиденче дәрәҗәсе)» номинациясендә Алабугадан «Домуправ-3» идарә итә торган компания директоры Екатерина Биктимерова иң яхшысы булды.
Башлангыч этапта жюри идарә итә торган компаниянең эшен бәяләде. Аерым алганда, ТКХ ГИС платформасының тулылануы каралды – монда «Домуправ-3» Татарстан буенча дүртенче урында тора. Моннан тыш, түләүләрне җыю кебек пунктка аерым игътибар бирелде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Екатерина Биктимирева җитәкләгән компания планны 103% ка үти алды, бурычны 9 млн сумга киметте.
Екатерина Биктемирова торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 15 ел эшли, шуның өч елын «Домуправ-3» идарәче компаниясен җитәкли. Әлеге оешма 20 мең кеше яши торган 212 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Өстәвенә, 44 йорт мәдәни мирас объектлары булып тора – мондый торак фондының ни дәрәҗәдә үзенчәлекле булуы мәгълүм.
«Идарәче компания эшендә иң мөһиме – халыкны ишетә белү, аларны кайгырта белү. Шуңа күрә без гаризаларны теләсә ничек кенә үтәмичә, һәр кешегә уңайлылыклар булдырырга омтылабыз», – дип уртаклашты Екатерина Маратовна.
Без Екатерина Биктимерованы лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм «Домуправ-3» идарәче компаниясенең яңа казанышларга ирешүен телибез!
Исегезгә төшерәбез, «Торак-коммуналь хуҗалыкның гүзәле» конкурсы Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә РФ Торак-коммуналь хуҗалыгында һөнәри квалификацияләр буенча Совет тарафыннан үткәрелә. Проект торак-коммуналь комплексы эшчәнлегендә хатын-кызның роленә һәм урынына багышланган, шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә һөнәрләрне популярлаштыруга һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларын һәм бурычларын уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итә.